БӘЙГЕ: иң яхшы проект җитәкчесе КАМА TYRES шина комплексында традициягә кергән “Иң яхшы проект проект лидеры” бәйгесенең “Иң яхшы проект җитәкчесе” номинациясендә дә җиңүче билгеле булды. 📝 Бу номинация буенча 11 гариза алынган. “Иң яхшы проект җитәкчесе” номинациясендә җиңүче – механика заводының сыйфат бүлеге начальнигы Марат Закиров. 📚 Проект темасы Механика заводының сыйфат бүлегендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру 📊 Максат Сакчыл производство инструментларын куллану, “НКШ”, “НЗГШ” һәм “ЭШС” җәмгыятьләре участоклары чыгымнарын ачыклау, аларны киметү юлларын билгеләү, “НМЗ” җәмгыятенең сыйфат бүлегендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. ♦Нәрсә эшләнгән: – “НКШ” һәм “НЗГШ” җәмгыятьләрендәге технологик җиһазлар узелларындагы подшипникларның корпусларына адаптерлар урнаштыру нәтиҗәсендә тирбәлешкә диагностика уздыру вакыты киметелгән; – экономияләнгән вакыт хисабына “ЭШС” җәмгыятендәге 64 технологик җиһазга бер ел эчендә ике тапкыр техник хезмәт күрсәтелгән. 📍Нәтиҗә Механика заводының сыйфат бүлегендә хезмәт җитештерүчәнлеге арткан. #КАМАTYRES #Бәйге #НМЗ #Проект #ХезмәтҖитештерүчәнлеге